Әлмәтле кафе хуҗасыннан ут төртеп үч алган
35 яшьлек әлмәтле шуның аркасында суд алдына басты.
Кафеның җәйге верандасына бензин сибеп ут төртүенең сәбәбе кафе хуҗасы белән сүзгә килүдә булып чыккан. Суд китерелгән зыянны 300 мең сум белән бәяләде. Хәзер хәмер кулланып шушындый җинаять кылганы өчен аны бер елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Җәзаны ул колония-җирлектә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа