Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә Венгрия сыерлары кайтартылды

Токарликов исемендәге АҖнең яңа сөт комплексына Венгриядән сыерларның беренче партиясе кайтартылды.

Елына 7 мең тонна сөт җитештерүгә йөз тоткан комплекста терлекләрне кабул итү өчен әзерлек эшләре тәмамланып килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов әйтүенчә, әлегә 170 баш сыер кайтартылган, икенче, өченче партия 9 һәм 17 декабрьдә көтелә. Заманча сөт комплексы 1070 баш терлек исәбеннән төзелде. Биредә көн саен 25 тонна сөт җитештерү күзаллана. Бу исә 80 мең әлмәтле сөт белән тәэмин ителәчәк дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса