Әлмәткә эшчеләр кирәк
Мәшгульлек үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе булып узды. Анда шәһәрнең өч предприятиесеннән кадрлар бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә баш энергетик, ташчы, бетончы, электрик, С,Д, Е категорияле шоферлар, эретеп ябыштыручылар, слесарьлар, токарь, кран һәм бульдозер машинисты, бораулаучы, мастер, ПТО начальнигы һәм башка белгечлекләр буенча эш тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа