Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтем, син Җирнең үзәге,Горур Татарстан терәге!

Әлмөхәммәт мулла тарафыннан XVIII гасырның 30-40 нчы елларында нигез салынган Әлмәт соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде.

Хәер, ул элек-электән бик тиз үсеш кичерә. XIX гасырның 70 нче елларында волость үзәгенә әверелә. Аның составына 25 авыл Советы, 54 колхоз кертелә. Бу чорда илгә төшкән кайгы-хәсрәт төбәгебезне дә читләтеп үтми. Бөек Ватан сугышында фронтка 17 меңнән артык якташыбыз алына. Аларның 8,5 меңе туган илебез хакына мәңгегә башын сала.

50 нче елларда гөрләп үсеп киткән нефть сәнәгате Әлмәтнең киләчәгенә нык тәэсир итә. 1952 елда ул шәһәр тибындагы бистә итеп үзгәртелә, ә бер елдан - 1953 елның 3 ноябреннән шәһәр статусы ала. 60 ел дәвер эчендә төбәгебезнең җир асты хәзинәсе, Ромашкино ятмасы һәм якташларыбызның тырыш хезмәте белән ул Татарстанның нефтьчеләр башкаласына әверелде - нефть безгә дан китерде. Горурланырлыгыбыз бар - чиста, күркәм урамнар, төзекләндерелгән йортлар, матур мәйданнар, яшеллеккә күмелгән парклар, заманча мәктәпләр, медицина учреждениеләре - болар барысы да бүгенге Әлмәт!

Калабызның казанышлары турында бертуктаусыз сөйләргә була. Башкасы мөһим: шәһәр яшь - аңа нибары 60! Аның киләчәге нефтьчеләр, төзүчеләр, завод эшчеләренең ныклы кулларында. Шәһәрне чын күңелдән яратучылар гына түгел, биредә бәхетле һәм уңайлы шартларда яшәү өчен мөмкин булганны тормышка ашыручылар кулында. Димәк, гүзәл, кабатланмас матурлыгы белән аерылып торган шәһәребезнең тарихы дәвамлы!

Рамил Илалетдинов, халыкара паралимпия комитетының чаңгы узышы һәм биатлон буенча дөнья кубогына ярышларында зур кубокка ия булган спортчы:

- Әлмәт - минем туган шәһәрем. Соңгы елларда ул тагын да матурланды, төзекләнде, үзгәрде. Биредә яшәү, тормыш итү, үз-үзеңне чыныктыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Миңа күп җирләрдә булырга туры килә. Кая гына барсам да, Әлмәтне һәрчак сагынып кайтам. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Муниципалитет һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә районда һәм шәһәрдә спортны үстерүләре өчен зур рәхмәт!

Хафаз Шәмсуллин, ветеран нефтьче:

- Әлмәтнең үсүенә сөенми мөмкин түгел. Ул хәзер бөтенләй икенче. Транспорт йөреп тора, ял итәр өчен гүзәл урыннар күп, һәммәсе бар. Без кино карау өчен генә дә билетка чират тора идек, ала алмыйча кайтып киткән чаклар да булгалады. Мин 1950 елдан бораулауда эшли башладым. 38 нче скважинаны әле дә хәтерлим. Алып барган ризыкларыбызны куярга урын булмагач, кесәдә йөртергә мәҗбүр идек. Үзебез землянкалар казыдык. Ә хәзер бораулачылар эшкә матур итеп, чиста киенеп баралар, бүгенгедәй эш шартларын элек күз алдына да китерми идек. Әлбәттә, Әлмәт нефть белән бергә үсте, аның ярдәмендә төзекләнде, матурланды. Кара алтын табылмаган төбәкләрдә тормыш бөтенләй башкача, аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250