Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт зоопаркында безне сюрпризлар көтә

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы әлмәтлеләр өчен сюрпризлар әзерләгән.

Зоопаркта безне яңадан-яңа җәнлекләр һәм кош-корт көтә. Дикобразлар үрчегән һәм зоопарктан киткән булып чыкты. Аларны башка шәһәрләргә сорап алганнар. Кыр кәҗәләре ишәергә тора. Ә менә сугыш чукмарлары булган әтәчләрне вакытлыча «авыл ишегалдыннан» изоляцияләгәннәр. Зоопарк язны менә шундый хәбәрләр белән каршы ала.
Хәзер биредә мильфлёр токымлы кечкенә тавыклар яши.Алар гадәти тавыклардан матур төсләре белән аерылып тора. Күршедә генә альдебаран токымлы кроликлар гаиләсе көн күрә. Аларны санап бетерерлек түгел. Зоопаркта бердәнбер ишәк бар. Ул Рома кушаматлы. Ике пони яши - әнисе Ромашка, кызы Йолдыз. Кечкенә америка аты Кинг зоопаркта күптәннән яшәүчеләрдән. Аңа унбер яшь, шуның сигез елын ул Әлмәттә яши. Кышны Кичүчатта чыккан. Австралия страуслары «авыл ишегалдында» дустанә яшәп яталар.
Шәһәр паркындагы зоопарк - Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы уникаль проект. Бирегә күрше республикалардан да киләләр. Киләчәктә контактлы зоопарк ачу нияте дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса