Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ЮХИДИ инспекторлары операция башлады

Кая, ни өчен һәм кемнәрне тикшерәчәкләрен түбәннән белә аласыз.

ЮХИДИ инспекторларын яратырга ашыкмасалар да, аларның тәртип саклау максатын күз уңында тотып эшләгәннәрен бөтенесе аңлый торгандыр. Шуңа да алар әледән-әле төрле операцияләр оештырырга тиеш. Чираттагысы - тавышлы-утлы сигнал кабызган оператив хезмәт машиналарына юл бирмәүчеләрне акылга утыртыр өчен булды. Рейд барышында ашыгыч ярдәм автомобиле артыннан берьюлы биш ЮХИДИ экипажы Әлмәтнең үзәк урамнары буйлап хәрәкәт итте. Юл бирмәгән автомобильләрне шундук туктатып беркетмә дә төзелде. Нәтиҗәдә 5 автомобильчегә 500 сумнан яисә 1 айдан 3 айга чаклы автомобиль йөртү хокукыннан колак кагарга туры киләчәк. Закон нигезендә андыйларга шундый җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса