Әлмәт яшүсмерләре эшле булды
Әлмәт мәшгульлек үзәге тарафыннан июнь аенда 346 яшүсмер эш белән тәэмин ителгән.
Аеруча алар предприятие, мәктәп, яшүсмерләр клублары территорияләрен җыештыру һәм төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк. «Яшьләргә ярдәм күрсәтү үзәге», мәгариф идарәсе, «Әлмәт торба заводы», «СМП-Нефтегаз», «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы, ЖЭУ-7, «Светсервис» оешмалары программаның мөһимлеген аңлап, яшүсмерләрне эшле итүдә активлык күрсәткән.
- Балигъ булмаганнарны эшле итү аларга азмы-күпме акча эшләү мөмкинлеге дә, хезмәткә җәлеп итү, урам тәрбиясеннән йолып калу да. Җәйге чорда эшләп карау укучыларда җаваплылык хисе дә булдыра, - дип саный мәшгульлек үзәге белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа