Әлмәт яшьләре әбине үлемнән коткарды
Әлмәт шәһәренең үзәк урамында гадәттән тыш хәл булган. Кичке сәгать 19 сәгать 15 минутта бер подъездның икенче катындагы балконыннан гаҗәеп ыңгырашу, ярдәм сорау тавышлары ишетелгән.
Билгеле булганча, 60-70 яшьләр тирәсендәге әбине ялгызы өйдә калдырып киткәннәр. Кинәт йөрәге авырта башлап, үзен начар хис итү сәбәпле, ул соңгы көчен җыеп, балконга кадәр барып җитә алган, ярдәм сорап кычкыра башлаган. Бу хәлгә битараф кала алмаган яшьләр полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа