Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт янгын сүндерүчеләре күп катлы йортларда яшәүчеләрне коткару буенча ярыштылар

Әлмәттә күп катлы йортларда янгын сүндерү техникасын файдаланучы расчетлар "РФ МЧСның ТР идарәсенең иң яхшы командасы" исемен алу өчен ярыштылар. Командаларның бурычы шартлы янгынны сүндерүдән һәм зыян күрүчеләрне коткарудан гыйбарәт иде.


Ярышта 9 команда катнашты. Аларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде. Ул шундый дәрәҗәле республика ярышының Әлмәттә үткәрелүенә шатлануларын әйтте.

Ярыш программасында зыян күрүчене (манекенны) коткару җиңсәсе, трослы җайланма ярдәмендә төшерү, икенче зыян күрүчене (статистны) автобаскыч бишегендә төшерү бар иде. Шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасына тапшыру кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250