Әлмәт велосипедчыларына яхшы хәбәр
Киләсе елда Әлмәттә велосипедта йөрергә яратучыларны куанычлы яңалык көтә.
Бу хакта Айрат Хәйруллин журналистлар белән очрашуда белдергән. Велоинфраструктураның өченче этабын тормышка ашыру кысаларында шәһәрдә велосипедларны прокатка бирү проекты гамәлгә куелачак. Ярты сәгать йөрү нибары ун сумга төшәргә тиеш.
Яңа система Маганов Наил Өлфәт улының шәһәргә бүләге. Махсус велосипедлар сатып алыначак. Бу социаль проект. Шуңа да бәяләр түбән. Хәтта мәктәп укучылары да моннан файдалана алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа