Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укытучылары серләрен ачты

Ни өчен вакыт узу белән балалар музыка дәресләрен ташлый? Моны ничек үзгәртеп була?

Шушы сорауга җавап бирү һәм нинди дә булса карар кылу максатыннан шәһәрнең Рәис Нәгыймов исемендәге музыка мәктәбенә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге 10 шәһәреннән укытучылар килде. 
Кагыйдә буларак, балаларны музыка мәктәбенә әти-әнисе китерә. Тик Раяна Гыйлемханова үз теләге белән килде. Апасының бик теләп музыкаль инструментта уйнаганын күргәч, ул әлеге көйгә гашыйк булган икән. Хәзерге вакытта аның музыка мәктәбенә йөрүенә 5 ел инде. 
Кызганычка каршы, күпләрнең даими рәвештә музыка белән шөгыльләнергә сабырлыгы җитми һәм алар йөрми башлыйлар.
- Музыкаль белем баланың үсешенә һәм дөньяны тануга шактый зур йогынты ясый, - диде өстәмә һөнәри белем бирү институты профессоры Владимир Гоптарев. 
Бүгенге көндә балаларны музыка юлына бастыру өчен программага үзгәрешләр кертергә кирәк. Балаларга концертлар җитми, аларның ешрак матур күлмәкләр киеп, тамашачыларны гаҗәпләндереп чыгыш ясыйсы килә, - диде 3 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Эльза Шахиәхмәтова. 
Ахырда балаларны музыка дәресләренә җәлеп итү өчен киләчәктә методик тәкъдимнәр җыентыгы чыгарырга карар кылынды.

Фото:

 https://citifox.ru/event/detskie-muzykalno-razvivayushhie-zanya-3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса