Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары зурларга үрнәк күрсәтте [+ФОТОЛАР]

Шәһәрдә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге белән оештырылган «Куркынычсыз җәяүле кичүе» акциясе узды.

Ул барлык илдәге кешеләрнең юлдагы иминлегенә багышланган. 


Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы җәяүленең игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Мондый акцияләр, практик эшләр уздыру һәркем өчен файдалы. Чара барышында юл хәрәкәтенә күзәтчелек итүче инспекторлар ролен үтәүче балалар узып баручыларны туктаттылар һәм юлда йөрү кагыйдәләре буенча сораулар бирделәр. Дөрес җавап бирүчеләрнең берсе дә буш кул белән китмәде, кечкенә сувенирлар белән бүләкләнде. Сораулар шактый җиңел булуга карамастан, ялгыш җавап бирүчеләр дә табылды. Тик балалар аларга карата бик кырыс булмады.

 

Киресенчә, зурлар өчен үзләре гади һәм аңлаешлы җаваплар кайтардылар, юлда йөрү кагыйдәләре буенча брошюра бүләк итеп, барчасын елмаеп озаттылар. 


Яшь инспекторлар ялгызы түгел иде. Аларга шушы катлаулы эшне башкарырга «Зебра» ярдәм итте. Ул җәяүлеләрнең ялгыш адымын кисәтү өстендә ныклап эшләде. Светофорның яшеле янган арада юлны чыгып өлгерүенә икеләнеп торган өлкән яшьләрдәге ханым да игътибарсыз калмады. Ышанычлы «Зебра» аны җитәкләп чыгарды. Пенсионер апа рәхмәт сүзләре юллап, күздән югалды. 


Шулай ук, узып баручыларның җәяүле кичүе билгесе янында истәлеккә фотога төшәргә дә мөмкинлеге булды. Балаларның тырышлыгы, активлыгы һәм бердәмлеге үзенә бикләнгән һәм усал булып күренгән кешене дә туктарга мәҗбүр итте. 
- Юлдагы куркынычсызлык бик мөһим нәрсә. Кешеләрнең моңа җитди карамавы йөрәккә шом сала. Нәкъ менә шушы акция ярдәмендә без аларга гади куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга тырышабыз. Юл һәлакәтләренең саны бихисап. Бәлки бүгенге акция нинди дә булса нәтиҗәләр бирер һәм уйланырга мәҗбүр итәр, - диде «Куркынычсыз юл хәрәкәте» идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Лилия Рәфигуллина. 
Сәламәтлеккә һәм, гомумән алганда, тормышка карата сакчыл мөнәсәбәтнең гадәттән тыш хәлләр санын сизелерлек дәрәҗәдә киметүендә бер шик тә юк. 


Гөлназ Фәхриева 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса