Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт тәртип сакчылары чит милеккә кызыгучыларны тоткарлады

34 яшьлек әлмәтле ханым ВАЗ-2106 машинасын урлаулары хакында полициягә хәбәр итә.

Шевченко урамында урнашкан йорты янында иртән машинасын калдырып кереп киткән ханым кичке сәгать 5 ләр тирәсендә аның югалганын абайлап ала һәм тиз арада полиция бүлегенә хәбәр итә. Тикшерүчеләр машинаны шул ук көнне Әлмәткә керү юлларының берсендә техник яктан төзек булмаган хәлдә табып алалар. Бу җинаятьне кылуда шикле булган 17 яшьлек өч егет тоткарлана. Аларга карата җинаять эше кузгатыла. Егетләрнең икесе элек тә хөкем ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса