Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт тротуарлары яңартыла

Шәһәрдә барган үзгәрешләргә, кешеләр өчен тудырылган уңайлыкларга сөенми мөмкин түгел. Газета укучыларыбыз да бу хакта җиткереп тора. Ленин урамының так ягында шарлавыклы буалардан алып Төзүчеләр проспектына кадәр булган арадагы тротуарлар да, ниһаять, яңартылды. Әлеге җәяүлеләр юлы турында "Әлмәт таңнары" газета укучылар үтенече буенча берничә тапкыр язып та чыккан иде. Тротуарлар...

 

Шәһәрдә барган үзгәрешләргә, кешеләр өчен тудырылган уңайлыкларга сөенми мөмкин түгел. Газета укучыларыбыз да бу хакта җиткереп тора. Ленин урамының так ягында шарлавыклы буалардан алып Төзүчеләр проспектына кадәр булган арадагы тротуарлар да, ниһаять, яңартылды.

 

Әлеге җәяүлеләр юлы турында "Әлмәт таңнары" газета укучылар үтенече буенча берничә тапкыр язып та чыккан иде. Тротуарлар да юллар кебек. Машиналар йөрмәсә дә, вакыт узу белән алар да ашалып, кителеп, убылып тора. Нәтиҗәдә ярыклар, чокырлар барлыкка килә. Биредә дә буеннан-буена диярлек тротуар ватык иде. Язын-көзен һәм җәен яңгырлы вакытта бу яктан барырмын димә, чокырлар су белән тула иде. Бала арбасы этеп баручы әниләр һәм коляскада йөрүче инвалидларга аеруча кыен булды.

- Ниһаять, без дә яхшы тротуарлы булдык, - дип шалтыратты узган атнада редакциягә үзен Әлфия Галимова дип таныштырган газета укучыбыз. - Бу урыннан кеше өзелми. Хәзер җәяү йөрүчеләр дә күп бит. Мин үзем дә эшкә барганда "Яшьлек" микрорайоныннан драмтеатрга кадәр булган араны җәяү үтәргә тырышам. Акчаны янга калдырудан түгел, сәламәтлек өчен шулай эшлим. Тишекле, ташлы тротуардан үкчәле аяк киеменнән бару авыр иде. Ә хәзер матур аяк киемен курыкмыйча кияргә була. Кеше күп йөри торган башка тротуарларга да игътибар бирелсен иде.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, шәһәрдә велосипедта йөрүчеләр дә күзгә күренеп арта бара. Аларга да имин хәрәкәт итү өчен шартлар тудырыла башлады. Ленин урамының сүз барган өлешендә ремонт уздырылган тротуарда велосипедчылар өчен махсус юл ясалган. Хәзер һәркем үз сукмагыннан хәвефсез йөри ала. Газета укучыбыз билгеләп үткәнчә, ремонт сораган тротуарлар байтак әле калабызда. Башланган эш беткән эш, диләр. Иншалла, аларга да чират җитәр!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса