Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталарына язылучылар арасында квитанцияләр уйнатылды

Газета укучыларыбыздан килгән квитанцияләрне уйнатып, бүген лотереядә җиңүчеләрне ачыкладык.

Шулай итеп, "Хуҗалык товарлары" кибетеннән (Ленин ур., 153, Герцен ур., 94) 3000 сумлык сертификатка Петуховканың Чулпан урамында яшәүче Илнур Ногманов ия булды.

2000 сумлык сертификатны Сөләйнең Ветераннар урамында яшәүче Гөлниса Сөнгатова отты.

1000 сумлык сертификат иясе - Мәмәтнең Октябрь урамында яшәүче Зөлфия Хаҗиева.

Җиңүчеләр кибетләрдән сертификат белән үзләре теләгән товарларны 3 ай эчендә барып алу хокукына ия. "Әлмәт таңнары" акциясендә барлыгы 80 кеше катнашты.

"Знамя труда" газетасыннан планшетка Түбән Мактаманың Гафиятуллин урамындагы 4 нче йортта яшәүче Әлфия Җәбирова ия булды. Телефон шулай ук Түбән Мактаманың Гафиятуллин урамындагы 43 нче йортта яшәүче Сабитовага эләкте. "Хуҗалык товарлары" кибетеннән 1200 сумлык сертификат шәһәрдә (Белоглазов, 109) яшәүче Шакуровага чыкты.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Регина Бурцева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250