Әлмәт сукбайлары
Тормышыбыз түгәрәк хәзер. Ашарга ризык, кияргә кием күп, дәүләт хезмәт хакын түләп тора. Рәхәтләнеп яшә генә бит.
Юк шул... Тормыш яменнән мәхрүм балалар, гаиләләр арабызда тулып ята. Әнә Әлмәт урамнары буйлап җәяү чыгып китсәң, сукбайларның күплегенә шаклар катасың...
Урам әбисе
Фатыйма әби белән урамда таныштык. Кайчан карама юл буенда ни дә булса сатып утыра ул. Кышкы салкыннарда да, җәйге эсседә дә үз почмагында очратырга була аны. Акчадан бигрәк Фатыйма әби вакыт уздыру өчен утыра. Өч литрлы тозлы кыярын да, бер банка җиләген дә 30 сумга биреп җибәрергә риза үзе. Туктаган һәр кеше белән уртак тел табарга тырыша. Сөйләшсәң, вакыт тиз үтә бит. Мин дә янына карлыган алырга гына туктаган идем, 68 яшьлек Фатыйма әби миңа үз язмышын сөйли башлады:
- Мин монда барырга урын булмаганнан торам. Өйдә нәрсә бар, шуны сатам. Җәйләрен ташландык бакчалардагы җиләк-җимешне җыям, үземнең бакчаны да карарга тырышам. Кышларын күрше әбиләре биргәнне сатам, башмак, бияләй, каен себеркесе. Акчасызлыктан утырмыйм. Пенсиям үземә генә җитәр иде, балалар бар. Шулар дип яши-яши, гомер узганын сизми дә калдык инде... Бер кызым, ике улым бар иде. Кыз яшьлегендә суга батып үлде. Ирем 55 яшемдә тол калдырып китеп барды. Ике улымда бөтен ышаныч иде. Алары да хатыннарыннан уңмады. Төпчегем, моннан 10 ел элек икенче хатынга өйләнеп, минем янга яшәргә кайтты. Килен үзе начар түгел. "Әни" дип өзгәләнеп тормаса да, ашарына пешерә, керен юа. Әмма түгәрәк тормыш өчен болар гына аз. Иске генә йортыма өстәп, үзләренчә ремонт ясадылар, йортны зурайттылар. Мине бүлмәмнән салкын өйалдына чыгардылар. Җәен рәхәт анда, әмма кышын җанга үтеп керерлек салкын. Бер кечкенә генә торба, бүлмәне җылытмый. Яшим шунда эт имгәге булып. Пенсияне күргән юк, кайнар ризыкка да дәшүче юк. Урамда сатып утыруың яхшы, улымның начар сүзләрен ишетмим. Юынырга да алып бармыйлар, мунчаны бик сирәк ягалар.
Чын күңелдән әбине кызганып куйдым. Өстендә алама гына кием, аягында резин галош, башында пычрак яулык... Сатуы да акча теләнеп утырмас өчен бер сылтау гына бугай. Фатыйма әби үзенең кыяфәте белән кадерсезлек сүзенең бөтен асылын ачып бирә кебек...
Аяксыз җырчы
Базарда йөрим шулай. Рамазан аеның беренче көне. Кеше күп түгел, иркенләп йөрерлек мәйдан бар. Карыйм, ниндидер татар халык җырын моңлы гына сузып, каршыма бер абый килә. Бер аягы тездән юк, көч-хәл белән таякка таянган. Хәер сораша бу. Кызыксынудан бигрәк, кызганып, моңа сүз каттым. Дамир исемле. 40 нчы яшь белән бара. Ялгызы гына бер бүлмәле фатирда көн күрә. Аягын Әфган сугышында өздергән. Кайткач, күп еллар өр-яңадан яшәргә өйрәнгән. Сүзләренә караганда, әнисе исән чагында рәхәттә яшәгән әле ул, ашарына пешерүче, керен юучы булган. Хәзер исә тома ялгыз.
- Минем кебек гарипләр кемгә кирәк? Күп еллар Интернет аша кызлар белән таныштым. Язышканда һәммәсе дә әйбәт иде. Күрешеп, минем нинди икәнемне белгәч, берсенең дә гарип белән тормыш корасы килмәде. Фатир өчен түләүләр күп. Дәүләт пенсиядән артыкны түләми. Машинам бар иде, ул да гел ватылып җәфалагач, җәяүгә калдым. Элегрәк таксида эшләп ала идем. Машинам булмагач, хәзер менә шулай йөрим. Өемә кайтасым да килми, берүземә күңелсез. Ә урамда кешеләрне карап йөрисең, кайберләре хәлемне сораша, шуңа да күңел була. Күпләр тапкан акчаңны эчәсеңдер дип тиргәп тә китәләр. Ә мин андый түгел. Ышанмассыз, бер тамчы капканым юк! Акчамны җыештырып барам да, үземә зуррак берәр нәрсә алам. Былтыр яңа компьютер алган идем, хәзер зур телевизор аласым килә. Шуңа көннәр җылы торганда урам буйлап йөреп калырга тырышам. Һөнәрем буенча мин җырчы түгел, эретеп ябыштыручы. Җырлап йөргәндә кеше күбрәк карый миңа, акчаны да күбрәк салалар, - дип, Дамир мин биргән 50 сумга сөенеп үз юлын дәвам итте...
"Әни эчкәнгә урамда йөрим"
Берсендә шәһәребезнең "Макдональдс" кафесында утырганда, бер сукбайга юлыктым. Алама киеме белән күпләрнең һушын алып, пычрак аягын өстерәп бер малай керде дә, һәр кеше янына килеп, теләнеп йөри башлады. Вак акчалары булганнар малайның учын тутырды, кайберәүләр кесәсенә йөзлек тә салды. 21 нче гасырда мондый күренеш гаҗәп. Күңелдә мең төрле сорау: нигә болай йөри ул, кая әти-әнисе, нигә аны кирәкле оешмаларга урнаштырмыйлар? Үзем дә сизмәстән, бу нәни сукбайны яныма дәштем. Ятсынмыйча, өстәлдәге ризыкка ымсынып, Юра (исеме үзгәртелде) миңа әкрен генә үз хәлен сөйләде.
15 яшендә. Быел 18 нче мәктәпне тәмамлаган. Әнисе эчкәнгә урам тормышы белән яши. Үзе өчен теләнми, 12 яшьлек сеңлесе өйләрендә ач ята. Берничә тапкыр милициягә дә алып киткәннәр.
- Өйдә шыксыз. Әти юк. Әни эчәргә ярата. Ашарга пешерми. Сеңлем дә күп очракта минем белән йөри. Көнозын урамнан кермибез. Җәен кунарга кайтмыйм, кичләрен җылы. Кышын инде өйдә яшәргә туры килә. Балалар йортына урнаштырмакчылар иде, анда барасы килми. Укырга беркая да кермәдем әле. Эшкә урнашасы килә, әмма паспортны югалттым. Аттестатны әле бирмәделәр.
Юра тиз генә өстәлдәге ризыкны капкалады да, күздән югалды. Ә мин уйга калдым. Әле яши генә башлаган бу егетнең ни гаебе бар икән? Аның да бит башкалар кебек ямьле йортта, әнисенең ягымлы карашын тоясы, әтисенең җылы сүзләрен ишетәсе киләдер... Шунысы кызганыч, Юра кебекләр бездә аз түгел.
Әлмәттә урам балалары буенча төгәл саннарны бүген бер генә дәүләт органы да әйтә алмый. Бала полиция кулына яки балалар йортына эләкмәсә, аның сукбай булуын берничә еллар буе беркем белмәскә мөмкин. Гаҗәп, бөтен яклап та алга киткән Россия ятим балалар саны буенча дөньяда беренче урында тора икән! Россиядәге барлык балаларның 2,17 проценты сукбай санала. Һәр 50 нче бала урамда яши дигән сүз. Гадәттә, аларның 60 проценты киләчәктә төрмәгә эләгә, күбесе наркотик матдәләр куллана, алкогольне үз итә башлый, кызлар исә фахишәлек юлына баса, ди белгечләр.
Филүзә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа