Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентларын нинди киләчәк көтә?

Бүген студентлар үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул рәсми рәвештә Россия Президенты Указы белән 2005 елның 25 гыйнварында расланган һәм Россия студентларына турыдан-туры кагылышы булган Татьяна көненә туры килә.

1755 елның нәкъ шушы көнендә патша Елизавета Петровна «Мәскәү университетын оештыру турында»гы Указга кул куя. Шуннан бирле Татьяна көне рәсми рәвештә университет көне булып китә, Изге Татьяна исә студентларның яклаучысы булып санала.

Уку белән генә түгел...

Хәтерлим, мәрхүм әбием: «Сез бәхетле балачак һәм яшьлек еллары кичерәсез. Рәхәтләнеп укый аласыз, институтларга керүнең бер авырлыгы юк», - дип кабатларга ярата иде. Алар чорында иң бай һәм хәлле гаиләләр генә балаларын югары уку йортларында укыта алган, чат саен белем йортлары да булмаган. Аның каравы, бер генә яшь кеше дә эш юк дип кул кушырып утырмаган, һәммәсе дә эшләп көн күргән. Хәзерге әбиләр исә оныкларына башкачарак сөйли: «Уку белән генә түгел, диплом алгач, эшкә урнаша алсаң ярый инде...»

Әллә заманалар үзгәрде, әллә яшьләрнең тормышка карашлары, әмма бүген хактан да югары белем алып та эш таба алмаучылар буа буарлык. Мәшгульлек үзәге биргән мәгълүматларга караганда, узган ел гына да Әлмәттә эш тәкъдим итүчеләрдән 10 меңнән артык вакантлы урын кабул ителгән. Әмма аңа карап кына эшсезләр саны кимемәгән. Иң кызыгы шунда, тәкъдим ителгән эш урыннарының 70 % ы эшче һөнәрләренә туры килә. Һөнәри уку йортларын тәмамлаган студентларга эш урыннары бар, димәк. Ә менә үз һөнәрләре буенча эшләмәүче яшьләрнең күбесе кулларына диплом алгач, үзләре эш эзли, бик сирәкләре генә мәшгульлек үзәгенә килеп исәпкә баса. Андыйлар саны Әлмәттә барлык эшсезләрнең нибары 0,4 % гына тәшкил итә.

Узган ел Әлмәт мәшгульлек үзәге аша 38 студент эшкә урнаштырылган. Аларның да күбесе «Беренче эш урыны» һәм «Яшьләр практикасы» программасы кысаларында. Әлеге программалар нигезендә тәҗрибәсез белгечне эшкә алган очракта, эш бирүчегә хезмәт хакын түләгәндә дәүләттән ташламалар бирелә. Бу очракта яшь кеше дә хезмәт хакы алып эш урынлы була, минималь хезмәт хакы күләмендә акчаны дәүләт түләп баргач, эш бирүче дә ота.

Иң тәмле чор

Акча, хезмәт хакы һәм эш мәсьәләсен бер якка куеп, студент елларының мавыктыргыч һәм яшьлекнең иң тәмле чоры булуы хакында да язмый булмый. Укырга кергәч, күпләр яңа дулкынга эләгеп, киләчәге, булачак хезмәт урыны турында уйлануны икенче планга күчерә. Беренче чиратта, сессияне ябу, зачетларны вакытында тапшыру, лекцияләрне "тозлау" хакында баш вата бит ул студент. Өстәвенә, хәзерге студентларга җәмгыять эшләрендә катнашып, төрле чаралар казанында кайнау өчен дә мәйдан киң.

Менә үзебезнең Әлмәтне генә алыйк. Яшь шәһәр саналган нефтьчеләр каласында бүген 13 меңнән артык студент белем ала. Аларның күбесе республиканың төрле төбәкләреннән, күрше-тирә районнардан килә. Һәммәсе дә баш-аягы белән җәмгыять эшләренә кереп китмәсә дә, һәрберсе Әлмәт шәһәр студентлар советы яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкиле булып санала.

- Бүген студентлар советында 70 активист санала. Әлбәттә, безгә студентларның яшәешен тагын да кызыклырак һәм файдалырак итәр өчен күбрәк активист кирәк, әмма креатив идеяле яшьләр белән без бу максатларга барыбер ирешеп киләбез, - дип сөйли оешма рәисе, быел музыка көллиятен тәмамлаячак Аделина Владимирова. - Бездә яшьләр үзләренең киләчәкләре турында кайгыртып яши. Сәләтебез һәм мөмкинлекләребезне исәпкә алып, тормышыбызны һәм студент елларын ничек итеп кызыклырак итәргә икәнлеген һәрвакыт беләбез.

Шәһәр студентлар советы һәрдаим төрле проектларны да тормышка ашыра. «Мин республика доноры» проекты, «DanceMix» яшьләр бию коллективлары төбәк бәйгесе, «Шанс» шәһәр активлары мәктәбе, «Студентлар язы» фестивале, төрле студентлар форумы - һәммәсе дә яшьләрне оештыру серләренә өйрәтә, команда белән эшләүдә тәҗрибә, шәхси проектларны тормышка ашырырга да этәргеч бирә. Хәтта шәһәркүләм зур чараларны оештыруда да студентларсыз булмый. Узган ел старт алган «Яшел фитнес» проектын оештыруда һәм алып баруда да Әлмәт студентларының өлеше бик зур.

- Студентлык чоры ул югары яки һөнәри белем алгандагы яшьлек елларын гына аңлатмый, ә һәркем тормышында, һичшиксез, булырга тиешле мизгел, - дип саный Аделина. - Мөстәкыйль тормышка аяк атлауда, үзгә фикерләреңне белгертүдә, яңача һәм зурларча яши башлауда курсташларның да, уку йортының да роле зур. Мин һәр студентка гомерлеккә истә калырлык яшьлек еллары, уңышлы сессияләр һәм шатлыклы көннәрнең күбрәк булуын теләп калам. Студентлар көне котлы булсын!

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Фотолар шәһәр студентлар советы яшьләр иҗтимагый оешмасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса