Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте укучыларга портфельләр бүләк итте

Мәктәп бусагасын быел тәүге тапкыр атлап керәчәк 10 балага Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте дә букчалар бүләк итте.

Әлеге җете төсләрдәге рәсемнәр белән бизәлгән, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләргә балалар үзләре дә, аларның әти- әниләре дә куанды.

3 бала атасы Халит Якупов әлеге гамәл өчен мөхтәсибәткә рәхмәтле булуын ассызыклады.

- Бу аз керемле, күп балалы гаиләләргә бер яктан рухи ярдәм. Сине кайгыртып торучылар булуын белү үзе үк зур нәрсә. Икенчедән, матди як. Бигрәк тә бүген бер баланы мәктәпкә әзерләү шактый кыйммәткә төшкән заманда сизелерлек ярдәм, - ди әти кеше.

Улы Сөләймән исә үскәч узышчы булырга хыяллана. Бокс остасы булу теләгеннән дә баш тартмаячак ул. Мәктәп - шушы өметләрен гамәлгә ашыруга беренче адым булыр, мөгаен. Яшәү урыннарына якын урнашкан 1 нче мәктәпкә барачак малай зур кызыксыну белән портфель эчендәге кирәк-яракларны актара. Озакламый мөхтәсибәт бүләк иткән шушы букчаны асып мәктәпкә китәчәк әле Сөләймән.

- Букча бик ошады: фломастер, карандашлар, ручкалар, узышу машинасы төшерелгән альбом да шәп, - ди инде укый-яза белгән һәм киләчәктә портфелендә гел "5"ле билгеләре генә йөртергә ниятләгән булачак укучы. - Мәктәпне күргәнем юк әле. Ләкин бик барасым килә. Анда инглиз теленә дә, тапкырларга да өйрәтәчәкләр.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында 5 кыз һәм 5 малайга мәктәп букчалары тапшырганда Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Пәйгамбәребезнең "гыйлем эстәү һәр мөэмингә фарыз" дигән сүзләрен искә алды.

- Гыйлем фарыз. Ләкин бер генә хәдистә дә нинди белем икәнлеге тәгаенләнмәгән. Димәк, дөньяви белем дә, дини гыйлем дә фарыз, - диде хәзрәт һәм балаларга аңлаешлы булсын өчен образлы чагыштыру да кулланды. - Бер канатлы кош очаламы?! Юк. Шуның кебек үк дөньяви һәм ахирәти белем ике канатыбыз. Ә дөньяви белемгә мәктәптә өйрәтәләр.

Иңнәренә букча элгәндә Фәһим хәзрәт сабыйларга беренче көннән үк тырышып, гел "5"ле билгеләренә генә укырга нәсыйхәт итте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса