Әлмәт районында законсыз нефть чыгару өчен оешманы җәзага тартканнар
Әлмәт районында законсыз рәвештә нефть чыгару белән шөгыльләнгән Лениногорск компаниясе 1,6 млн штраф түләргә тиеш икән.
Экология рейды вакытында, Кәләй станциясеннән ерак түгел, мәйданы 1700 квадрат метрны тәшкил иткән карьер тапканнар. Бу урында экскаватор эшләгән булган. Ахырда нефть чыгару эшләренең законсыз уздырылуы ачыкланган.
Җир асты байлыклары белән лицензиясез файдалану өчен әлеге оешма җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа