Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының өч авыл җирлеге башлыгы автомобильле булды

Әлмәт районының өч авыл җирлеге башлыгы автомобильле булды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында тапшырдылар.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге съездда чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте. Съезд делегатлары арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та бар иде.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы эше турындагы хисап белән аның рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады. Ул китергән күрсәткечләр буенча, муниципаль берләштерелгән бюджетларның керем өлеше 2013 елда 62 млрд сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта бюджетларның аренда түләүләре буенча недоимкалары 200 млн сум һәм мөлкәткә салым буенча 400 млн сум.

Хакимиятләр эше нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләреннән берсе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, демография. 2013 елда республикада 56 мең бала туу көтелә, уртача гомер озынлыгы 72,5 яшь. "Бу безнең дөрес юлдан баруыбызны күрсәтә", - диде ТР Президенты.
Чыгышының азагында Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2014 елда республика файдасына хезмәт итүдә уңышлар теләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды, ә Минсәгыйт Шакиров - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен 100 автомобиль ачкычы бүләк итте. Бүләкләнүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар иде. Өр-яңа Chevrolet Niva автомобиле ачкычларына Аппаково, Клементейкино һәм Ямаши авыл җирлекләре башлыклары ия булдылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250