Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы территориясендә җиргә техник су түгелгән

Кичә 14 сәгать тирәсендә районның бердәм дежур-диспетчерлык службасына Колшәрип авылы тирәсендәге нефтьүткәргечтән нефтькә ошаган билгесез сыеклык агуы турындагы хәбәр керә.

Күрсәтелгән урынга гарнизонның опергруппасы бара, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәт. Алар биредә технологик суүткәргечкә планлы ремонт алып барылуын ачыклыйлар. Ремонт вакытында 10 квадрат метр мәйданга техник су түгелгән. Әлеге хәл экологиягә куркыныч янамый дип бәяләнгән. Бу вакыйга нәтиҗәсен бетерү өчен МЧС һәм янгын частьларыннан, Росприроднадзор, нефтьүткәргеч караган идарәдән барлыгы 25 кеше, 9 техника җәлеп ителгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса