Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт предприятиеләре мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә

"Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе менә сигез ел инде күп бала тәрбияләүче хезмәткәрләренә беренче сыйныфка баручы сабыйларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтә. Быел да җомга көнне барлыгы 11 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясенә предприятие-оешмалар да теләп кушылды. 2007-2013 елларда әлеге изге гамәл кысаларында аз керемле гаиләләрдән булган 123 096 беренче сыйныф укучысына 108,5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк балаларның 6 меңгә якыны ярдәмгә мохтаҗ дип табылган. "Әлмәтнефть" идарәсе портфель тапшыру тантанасына әти-әниләре белән 11 баланы чакырган. Аларның тугызы идарәдә хезмәт куючыларның баласы, ә икесе баш предприятиесе "Әлмәтнефть" булган 9 б территориаль иҗтимагый Совет биләмәсендәге йортларда яшәүчеләр булып чыкты. Бүләкне Хезмәт даны музеенда бирү дә очраклы түгел икән.

- Бу безнең изге урын. Идарәгә эшкә урнашучылар да иң элек музейда экскурсиядә була. Без аларны эшкә керешкәнче үк предприятиебез тарихы, нефть чыгаручыларның күркәм традицияләре белән таныштырырга тырышабыз. Мәктәпкә баручы балалар да әти-әниләренең нинди данлы коллективта хезмәт куюларын белсеннәр, алар белән горурлансыннар өчен портфельләрне музейда тапшырабыз. Еллар узар, ә бүгенге вакыйга хәтердә тирән уелып калыр, - диде "Әлмәтнефть" идарәсе профсоюз оешмасы рәисе Раиф Сафин. - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" - игелекле акция. Мин ул дәвамлы булыр дип уйлыйм. Арада ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр дә бар. Безнең идарә ел саен унлап балага бүләк ясый. Форсаттан файдаланып, "Татнефть" компаниясенә гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек тапканы өчен рәхмәт җиткерәсе килә. Нефтьчеләр тарафыннан республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге районнарның һәрберсендә балаларга мондый бүләкләр ясала.

Булачак укучыларны шатлыклы көннәре белән идарәнең ветераннар советы рәисе Анатолий Бочкарев та тәбрик итте. Сәламәт, акыллы, нефтьчеләргә алмаш балалар булып үсегез, тырышып белем эстәгез - һәркемнең теләге әнә шундый.

Бәйрәм әле моның белән генә тәмамланмады. Балалар үзләре хөрмәтенә әзерләнгән мул табынны күреп тә сөенде. Биредә тәм-том, яшелчә-җимеш, кайнар азык белән генә сыйлап калмадылар, хәтта капларга да тутырып җибәрделәр. Мондый игътибар-хөрмәтне онытырга мөмкинме соң?!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Анна Трифонова:

- Мин "Әлмәтнефть" идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгында ишегалды җыештыручысы булып эшлим. Олы балабыз сигезенче сыйныфта укый. Быел Рома улым беренче сыйныфка бара. Без мәктәп кирәк-яраклары бүләк итүләренә бик шатланабыз. Бу безнең өчен зур ярдәм. Мин әлегә өченче балам белән декрет ялында утырам. "Татнефть"кә, "Әлмәтнефть"кә кайгыртучанлыклары өчен зур рәхмәт. Безгә портфельдән тыш та матди ярдәм бүлеп бирделәр. Без бу акчага улыбызга мәктәп формасы сатып алдык. Хәзер балалар әйберләре арзан түгел. Мәктәптән нәрсә алырга кирәклек турында шактый гына озын исемлек бирделәр. Беренче сыйныфка бала әзерләү безнең ише күп балалы гаиләләргә авырга туры килә.

Илдар Газизов, 6 нчы ЦДНГ начальнигы урынбасары, Зөлфия Газизова, 35 нче балалар бакчасы тәрбиячесе:

- Быел безнең гаиләдә зур шатлык - улыбыз беренче сыйныфка укырга керә.

"Әлмәтнефть" идарәсе Хәйдәргә искиткеч бүләк ясады. Киләсе елга кызыбыз да мәктәпкә барачак. 2 яшьлек улыбыз балалар бакчасына йөри башлады. 2010 елда социаль ипотека буенча фатир алдык. 3 бүлмәле иркен фатирда яшибез. Янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәп, уен мәйданчыгы. Яшь гаиләләр өчен барлык шартлар тудырылган. Рәхмәттән башка сүз юк.

Хәйдәр Газизов:

- Миңа портфель дә, аның эчендәге мәктәп кирәк-яраклары да бик ошады. Барысын да карап чыктым. Рәхмәт! 24 нче мәктәптә укыячакмын. Хәзер бөтен әйберем бар - 1 сентябрьне генә көтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса