Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт оешмалары грант отты

Әлмәтнең коммерциячел булмаган оешмалары проектлары грант ярдәменә лаек булды. Атап әйткәндә, «Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия реабилитация үзәге» хәрәкәте ТР Икътисад министрлыгы грантын алды.

РФ президент грантларын отучылар арасында ӘМР ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы, әфган сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлеге дә бар. Беренчесе откан грант «Гражданнарның сәламәтлеген саклау, аек яшәү рәвешен пропагандалау» юнәлешен күздә тотса, икенче оешманың проекты «Тарихи хәтерне саклау» юнәлеше буенча. 
«Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия реабилитация үзәге» Әлмәт шәһәр иҗтимагый хәрәкәте откан грант «Актив перспективасы» проектын тормышка ашыру өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса