Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт нефть институты 60 еллыгын билгеләп үтә (+ФОТОЛАР)

Уку йортында күркәм традициягә әверелгән Адлер укуларыннан соң институт колелктивы, ветераннары, бүгенге һәм кичәге студентлары яшьләр рухында булган зур бәйрәм уздырдылар.

Студентлар өчен институт каян башлана? Әлбәттә, тулай торактан! Кайчандыр уку йорты булган һәр студент өчен бу дәвер нәкъ шул тулай торак тормышы, бигрәк тә сессия алдыннан булган күңелле ыгы-зыгы белән истә каладыр да. 60 еллык тарихы булган Әлмәт нефть институтының бүгенге талантлы укучылары да бәйрәмне шул күңелле мизгелләрдән башлап җибәрде.
Бик җылы, матур, күңелле даирәдә алар укытучыларын "чеметкәләп" алырга да, ветераннарын хөрмәт белән искә алырга да, үзләрен канаты астына сыендырган "Татнефть" ААҖ студент мәдһиясе укырга да өлгерделәр. Әлбәттә инде, кабатланмас вокал, хореграфия жанрларында иҗатларына алкышлар бәйрәмне ясаучыларны кабат-кабат сәхнәгә чыгарып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса