Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәпләре тикшерү көтә [+ФОТОЛАР]

Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты «Хокукый десант» дип исемләнгән яңа проект гамәлгә куйды. Әлеге проект кысаларында Әлмәттә дә кабул итүләр үтте.

Закон белмәү җаваплылыктан коткармый. Тикшерүләр вакытында еш кына шул сәбәпле төрле хилафлыклар ачыкланып тора. Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты хезмәткәрләренең районнарга чыгуының максаты да әнә шуннан – семинарлар уздыру, адреслы методик ярдәм күрсәтү, закон бозуларны профилактикалаудан гыйбарәт. Мондый очрашулар иң беренче чиратта быел тикшерү планына кертелгән районнарда оештырыла. Әлмәтнең белем бирү учреждениеләрен дә агымдагы елда тикшерүләр көтә. Планлы тикшерүләр кайбер хилафлыкларның күп районга хас булуын күрсәтә. 
– Иң беренче чиратта мәгариф учреждениеләрендә белем алуда балаларның хокуклары бозылу, дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәргәндә хилафлыклар, лицензия таләпләрен сакламау күзәтелә, – диде мәгариф өлкәсенә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Урмеева. – Без бу җитешсезлекләрне булдырмау өчен, профилактика йөзеннән аңлатырга тырышабыз. Бүген әти-әниләр балалары белән ныклап шөгыльләнә, шуңа таләпләре дә зур. Аларның сорауларына җавап бирү өчен гармоталы булу сорала. Иң беренче чиратта җитәкчеләр юридик яктан грамоталы булырга тиеш. 
Әлмәттә узган семинарда Лениногорск районының мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә катнашты. Аларга документларны ничек дөрес алып бару, тикшерүгә ни рәвешле әзерләнү кирәклеген дә аңлаттылар. 
Альбина Урмеева семинар уздырган вакытта департаментның пресс-секретаре Альбина Батыршина кабул итүләр алып барды. Әлмәтлеләрне балаларын беренче сыйныфка кертү, дәрес программалары , белем һәм тәрбия бирүнең вариатив өлеше борчый иде. Шулай ук башка сораулар белән килүчеләр дә булды. 
– Миндә башлангыч сыйныф укучысына технология дәресенә өйдә үк әйбер пешереп килергә кушулары ризасызлык тудыра. Алар дәрестә өйрәнергә тиештер бит боларны. Аннан шул ук технология дәресендә билгене укучыларның бер-берсенә куюлары да ошамый. Билгеле, дус булганына яхшы билге эләгә, дус булмаганына начары. Күпбалалы гаиләләрдән ашханәдә бушлай туклану өчен белешмә таләп итеп торуларын да аңламыйм. Күпбалалы бит инде ул. Гаилә кереме искә алынырга тиеш түгел дип саныйм, – дип кабул итүдә әйтәчәк сүзләре белән уртаклашты бер ана. 
Альбина Батыршинаны күп кенә сорауларны урында хәл итәргә мөмкин булса да, әти-әниләрнең мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итмичә бирегә килүләре гаҗәпләндерде. Ул мөрәҗәгатьләрнең барысының да теркәлүен, аларга җавап биреләчәген, кайберләрен урыннарга барып ачыклаулар да булачагын әйтте. 


Ирина Апачаева 
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса