Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мөхтәсибәте өлкәннәрне зурлады [+ФОТОЛАР]

Әлмәт мөхтәсибәте ел да үзенең өлкән яшьтәге хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен өлкәннәр көненә чара оештыра.

Шушы көннәрдә үзәк мәчеткә аксакал һәм абыстайлар, элек биредә эшләгән хезмәткәрләр җыелды. Өлкәннәрнең тырышлыгын һәм хезмәтләрен мөхтәсибәт һәрвакыт бәяләп, аларны искә алып, бәйрәмнәргә чакырып тора.

- Өлкән буын дигәндә иң элек һәркем үзеннән олы яшьтә булган кешене күзалларга тиеш. Без нәкъ менә өлкән буын үрнәгендә үсәбез, тәрбия алабыз. Күңел ныклыгы да, эшкә сөючәнлек тә алардан килә. Үткәнен кадерләмәгән һәм белмәгән кешенең киләчәге дә булмый. Сезнең алда без һәрвакыт баш иябез һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әһмәтҗанов.

Чарада Коръән дә укылды, өлкәннәргә сый-нигъмәт тә тәкъдим ителде. Мөхтәсибәт аксакаллары советы рәисе Наил хәзрәт Мирсәетов билгеләгәнчә, мондый очрашуларның тагын бер мөһим ягы бар - алар хезмәттәшләр белән күрештерә, аралаштыра, дуслаштыра. Шәт, соңгы очрашу булмастыр. Һәрхәлдә бирегә килүчеләр дә, чараны оештыручылар да шулай дип калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса