Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең шәфкать туташлары җиңүче!

"2017 елда урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына йомгак ясалды.

Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсеннән бәйгедә дүрт номинациядә дүрт белгеч катнашты.

"Иң яхшы фельдшер" номинациясендә Әлмәт үзәк шифаханәсеннән Римма Зыятдинова 2 нче урынга чыкты.

"Профессиягә тугрылык өчен" номинациясендә Әлмәт стоматология поликлиникасыннан Рита Сәхәбиева 3 нче урынны яулады.

"Иң яхшы лаборант" номинациясендә перинаталь үзәкле балалар шифаханәсеннән Дания Сәгыйтова 2 нче урын иясе булды.

"Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә медсанчастьтан анестезиология һәм реанимация өлкән шәфкать туташы Гөлнара Төхбәтуллина катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса