Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт майоры – иң бәхетле әни! [+ФОТОЛАР]

Әниләр көне уңаеннан Казанда "Нечкәбил" фестиваленә йомгак ясалды.

Шаккаттырды! Сентябрьдә республикакүләм «Гаиләләр фестивалендә» тормыш яры белән бердәнбер кызы Диләрәне зур сәхнәгә алып чыкты ул. Әлмәтнең иң күркәм гаиләсе буларак чыгыш ясап кына түгел, нечкә күңелле хатын-кызларның да хокук саклау өлкәсендә эшләргә тулы хокуклары барлыгын исбатлады. «Нечкәбил» бәйгесендә 40 лап гаилә арасыннан финалга узып та, хәтта 60 яшьлек подполковник әтисен мәртәбәле залда биеттереп, Элвира Гафурова безне шаккаттырды!

Язмаслык герой түгел дип аның хакында әйтү зур ялгышлык булыр иде. Язарга! Аның кебек батыр хатын-кызларны, олы йөрәкле ананы һәркем, һәркайда белергә тиеш. Әнә, күрегезче аның уңышларын! Сүз бүлмәсе диварларын тутырган диплом-грамоталар турында бармый. Хатын-кызның яраткан кешесе белән гармонияле гаилә учагы булдыру, бәхетле мизгелләрне тагын да тулыландырып, тигезлектә бала үстерүе, күңелгә әйтеп бетергесез ләззәт һәм рәхәтлек бирә торган эшенә һәр көнне сөенеп бару гүзәл затлар өчен югары үр, олы уңыш санала.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсендәме, полициядәме, прокуратурадамы - төгәл генә белмәсә дә, үскәч хокук саклау органнарында эшләвен Элвира әле кечкенә чакта ук күңеленә салып куйган була. Династияләре белән шул өлкә кешеләре бит. Үз әтисе Фәһим 35 ел гомерен полициягә багышлаган хөрмәтле кеше. Капитан, подполковник, сержант - аларның нәселендә нинди генә дәрәҗәләр юк. Элвира үзе полиция майоры, Әлмәт эчке эшләр идарәсендә штабны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге начальнигы. Тормыш яры да шушы өлкәдән.

- Кансызлык, шәфкатьсезлек белән көн саен очрашырга туры килсә дә, нечкә күңелле мин. Һәр нәрсәне үз йөрәгем аша уздырам. Әмма салкын акыл белән бергә сабырлык та таләп ителә бу хезмәттә. Авыр вакытлар да була, билгеле. Һәр өлкәдә дә хатын-кыз гына башкара алырдай эшләр була бит, - ди Элвира хезмәте хакында сорагач. - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне бездә һәрвакыт зур вакыйга иде. Әни иң тәмле ризыкларны пешереп, табын кора, без ак бантларны, күлмәк-итәкләрне киеп, әтине каршылыйбыз.

Әби-бабайлары Сарман районыннан булган кыз үз оясында күргән иң изге һәм якты хатирәләрне, гаилә кыйммәтләрен барлап яшәячәген күңеленә сеңдереп куя. Әтиләре тугыз буынын белеп, нәсел шәҗәрәсен булдырган үзенчәлекле зат. Аның эшен хәзер балалары дәвам итә, Гафуровларның кызы да тирән тамырларын белеп үсә.

Ә гаиләдә хатын-кызның роле, ана булуы, хатын-кыз бәхете хакында сүз чыккач, Элвира аерым бер җылылык белән иң элек әнисен сөйләргә керешә:

- Безнең әни ул әтинең фәрештәсе булды. Әти полиция сменасы чагында Сарман хастаханәсенә бер кешене алып килә. Алар каршысына ап-ак халаттан әни килеп чыга. Шунда ук әти аны «минем фәрештәм» дип атый, соңрак гомерлек юлдашы итеп сайлый. Аларда булган гади дә, ихтирамлы да мөнәсәбәт безгә, кызларына да күчкән. Әнидән шулкадәр җылылык бөркелә, хәтта ул аркадан сыйпаса, барлык авыртулар беткән кебек була.

Элвира Гафурова быел хатын-кызның назлылыгын, булганлыгын һәм бәхетен ачып сала торган «Нечкәбил» бәйгесе финалисты да булды. Әниләр көне уңаеннан уздырыла торган бу зур чарада катнашканы өчен ул һәммәсенә дә чиксез рәхмәтен белдерә:

- Әни бәхете бу дөньяда иң олысы. Аны бер генә мизгелгә дә тиңләп булмый. Әгәр мин ана булмасам, тормышымның яме дә, тәме дә булмас иде. Ана бәхетенә ирешү хатын-кызның йөрәк асылын ача. Бу бәхет һәркемгә дә насыйп булсын иде!

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса