Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кызы “XXI гасыр лидеры” балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының Бөтенроссия бәйгесе финалында катнаша

"XXI гасыр лидеры" балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының Бөтенроссия бәйгесенең читтән торып ярышу этабы нәтиҗәләре игълан ителде.

Бәйгедә нефтьчеләр башкаласы данын Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Энҗе Хәйруллина яклый. Татарстаннан моннан тыш шулай ук Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама кызлары да катнаша. "Ел лидеры-2013" республика бәйгесенең финалы "Волга" Яшьләр үзәге базасында апрельдә үк узган иде. Нәтиҗәдә нефть институты студентларының беренчел профсоюз оешмасы яшьләр иҗтимагый оешмалары арасында җиңүче булып танылды, ә Энҗе "XXI гасыр лидеры" Бөтенроссия бәйгесендә катнашу хокукы алды.

Ил күләмендәге яшьләр хәрәкәте мохитында әлеге проект бердәнбер иҗади инициатива санала. Ул иҗади эшләүче лидерларны ачыкларга һәм аларның һөнәри осталыгын күтәрергә, кызыклы тәҗрибәләрен уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Бәйгенең финалы 10-16 октябрьдә Новосибирскида 6 номинация буенча узачак. Энҗе АГНИ студентларының беренчел профсоюз оешмасы исеменнән "Югары уку йортының студентлар берләшмәсе җитәкчесе" нәминациясендә чыгыш ясый.

Финал кысаларында татарстанлыларга үз-үзеңне иҗади тәкъдир итү, 2020 елга кадәр шәхси иҗтимагый берләшмә үсеше юл картасы кысаларында башкарылган проектны яклау, дебатлар һәм проектлаштыру элементлары белән стратегик уеннар оештыру, "Бердәм гамәлләр көне" акциясендә катнашу бәйгеләрендә көч сынашырга туры киләчәк. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, ярышлар болар белән генә чикләнми, программага тагын бик күп сынаулар кертелгән. Уңышлар сиңа, Энҗе!

Эльмира Габидуллина

Фото архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250