Әлмәт кызы “Россиянең яшь талантлары” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
1 нче сәнгать мәктәбендә белем алган якташыбыз Ольга Бабакаева "Россиянең яшь талантлары" Бөтенроссия бәйгесендә "Рәсем сәнгате" номинациясендә җиңү яулады.
Ольга бүген Казан сәнгать училищесында белем алуын дәвам итә. Бәйгене оештыручылар рәсемнәрне үзләре сайлап алган. Аларның соравы буенча Мәскәүгә өч рәсем җибәрелгән.
Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа