Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кибетендә медицина спирты тутырылган флаконнарны алкогольле эчемлек дип сатканнар

Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Шевченко урамында урнашкан "Итиль" кибетендә 95 процентлы этил спирты эремәсен сатканнар.

Әлеге микробка каршы һәм авыртуны баса торган сыеклыкны эчәргә ярамый, аны бары тик авырткан урынга сөртәләр генә. Полиция биредә кешеләргә алкоголь буларак әлеге эчемлекне сатуларын ачыклады. Аны куллану, белгәнебезчә, организм функцияләренең бозылуына китерә. Мондый продукция саткан өчен товарларны конфискацияләп, 10 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса