Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ишегалларында видеокүзәтү алып барыла

Әлмәттәге торак йортларга 740 камера урнаштырылып, подъезд янын, ишегалларын күзәтү мөмкинлеге биргән.

«Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында шәһәрдә барлыгы 2000 нән артык камера куелачак. Подрядчы компания вәкиле Артем Надин сүзләренчә, һәр йортка өчәр камера урнаштырыла. Алар подъезд тирәсен, балалар мәйданчыгын, ТБО җыю урыннарын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Андый-мондый хәл килеп чыккан очракта кайнар эзләр буенча хокук бозучыларны ачыклау эшне җиңеләйтәчәк, дип белдерә белгечләр. УОБ начальнигы Илшат Абдуллин хәбәр итүенчә, быел полиция хезмәткәрләре камералар аша 145 хокук бозуларны ачыклаган.
Ишегалды торышын йортларда яшәүчеләр үзләре дә карый алачак. Видеокүзәтү камерасы кадрлары 7 көн сакланып, кирәк булганда алар белән файдалану мөмкин булачак. Смартфон яки планшетта IP-адрес аша кереп тә, теләге булган һәркем трансляцияне кабыза алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса