Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт инспекторы 46 шоферны таныклыксыз калдырган [+ФОТОЛАР ]

2017 елның икенче кварталы йомгаклары буенча Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, полиция сержанты Андрей Саушкин һәм Ринат Маннапов «Иң яхшы экипаж» исеменә лаек булдылар. Алар өч ай эчендә алты җинаятьне фаш иткәннәр, 3139 хокук һәм юл кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаганнар. Мондый күрсәткеч бөтен республикада юк! Шулай ук исерек килеш руль...

2017 елның икенче кварталы йомгаклары буенча Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, полиция сержанты Андрей Саушкин һәм Ринат Маннапов «Иң яхшы экипаж» исеменә лаек булдылар. Алар өч ай эчендә алты җинаятьне фаш иткәннәр, 3139 хокук һәм юл кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаганнар. Мондый күрсәткеч бөтен республикада юк! Шулай ук исерек килеш руль артына утырган 46 шоферны тотканнар. Аларга ЮХИДИ ветераннарының Татарстан төбәкара берләшмәсе тарафыннан акчалата премия тапшырылды.

Әйтергә кирәк, әлеге бәйге ЮХИДИ инспекторларының эшен тагын да популярлаштыру һәм бу һөнәрнең абруен күтәрү өчен инде берничә ел рәттән уздырылып килә. Андрей Саушкин үз һөнәрендә әле өченче ел гына. Тәртипсезлеккә һәм хокук бозу очракларына битараф булмавы аны иң яхшы экипаж итеп таныткан. Гадел, тырыш һәм үзсүзле булганы өчен аны хезмәткәрләре дә хөрмәт итә.

- Юлда хокук бозу очракларына берничек тә битараф калып булмый. Аеруча ял көннәрендә шоферлар ирәя, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырырга да оялмыйлар. Ә бит күпме юл һәлакәтләре һәм аянычлы фаҗигаләр шуның өчен килеп чыга? -дип сөйләде Андрей. - Тизлекне арттыру да күп кенә юл һәлакәтләренә сәбәпче була. Юлларда сак һәм игътибарлырак йөрергә кирәк дияр идем шоферларга.

Әлеге экипаж һәм инспекторлар турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса