Әлмәт ГТО фестивалендә икенче урынны яулады
Әлмәт ГТОның беренче кышкы фестивалендә призлы урынга лаек булды.
Җиңүчеләрне Яшел Үзәндә булып узган Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык коллегиясе утырышында игълан иттеләр. Фестиваль 15 гыйнвардан алып 12 мартка кадәр оештырылды. Анда барлыгы 460 меңнән артык кеше катнашты. Әлмәт Казаннан нибары 60 баллга калышып, икенче урынны яулады һәм кубок, грамота белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа