Әлмәт эшмәкәрләрен бәйрәмгә чакыралар
Әлмәтлеләрне Россия эшмәкәрләре көнен бәйрәм итәргә чакыралар.
Чара 26 майда 9 сәгать 30 минутта башлана. Программада тантаналы өлеш һәм «Биредә һәм хәзер» дип аталган бизнес-квест булачак. Анда эшмәкәрләр үз сорауларына Әлмәт районы башлыгыннан, башкарма комитет һәм шәһәр службалары җитәкчеләреннән җаваплар ала алачаклар. Чараны үткәрү урыны: «Территория РОСТа» коворкинг-үзәге. Адресы: Тукай пр., 46Б, 3 нче кат.
Чарада катнашырга язылу өчен ссылка: https://goo.gl/forms/1kIJm7BZEjaRaAMf1
Оештыручылар белән элемтәгә керү өчен телефоннар: 37-08-04, 89172258484.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа