Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт егете Түбән Кама пенсионерын алдаган

Әлмәттә яшәүче 27 яшьлек егет Түбән Кама пенсионерыннан алдау юлы белән 57000 сум акча алган һәм тагын ике кешене алдарга маташкан.

Тикшерү версиясе буенча, әлмәтле 6 август көнне 77 яшьлек пенсионер ханымга шалтыраткан һәм улыгыз җитди авария ясады, аны хәл итү өчен акча кирәк дигән. Хатын-кыз башта билгесез кешегә 7000 сум биргән. Алар зыян күрүче яши торган йорт ишегалдында очрашканнар. Аннары мошенник тагын шалтыратып 50000 сум сораган. Ханым кирәкле акчаны табып, аны таксистка биргән. Тегесе мошенникның картасына күчергән.
Тоткарланган егет тагын ике кешене алдарга ниятләгән булган. Тик тегеләре шунда ук полициягә хәбәр иткәннәр. Полицейскийлар ачыклавынча, егет Ульяновск өлкәсендә шуңа охшашлы тагын биш очракта гаепләнә. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса