Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт егете Ренат могҗизалар тудыра [+ФОТО]

Кешедә тумыштан сәләт була икән, ул барыбер кайчан да булса шытып чыга. Бары тик аны күрергә һәм үстерергә ярдәм итәргә генә кирәк. Ренат Сәфәрхановка бу яктан бәхет елмайган дисәң дә була.

Күптән түгел Әлмәттә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссия утырышы булды. Анда катнашучылар «Ракета» яшүсмерләр клубына да килгән иделәр. Ренат Сәфәрхановның эшен карап, алар байтак сокланып басып тордылар, картиналарын тотып-тотып, җентекләп тикшерделәр. Ниндиләре генә юк: табигать күренешләре дә, хайваннар да, безнең мохитыбыз һәм башкалар. Рәсемнәрдән күңел җылысы, төсләрнең зәвык белән сайлануы, авторның сәләтле булуы бөркелеп тора. Әгәр Ренатның үзен күрмәсәң, кайсыдыр танылган рәссам эшләре дип уйларга да мөмкинсең.


Картина ясаучылар күп, нигә шулкадәр аптырарга, диярләр кайберәүләр. Ренат - үзенчәлекле егет. Ул ДЦП диагнозлы, беренче төркем инвалид, авырлык белән сөйләшә. Хәзер аңа 39 яшь. Шулай булса да, балалар белән бергә яшүсмерләр клубына йөрүен дәвам итә.
- Ренат мин торган йортта яши. Ишегалдында асфальтка рәсем төшерергә яратуын күреп, мин аны моннан 14 ел элек яшүсмерләр клубына чакырган идем. Ул чакта «Ровесник»та эшләгән чор иде. Ренат минем белән шунда йөри башлады. «Ракета»га күчкәч, монда ияләште. Шуннан бирле ул биредә. Клубка килгәч, рәсемнәр, картиналар ясый башлады, таланты ачылды. Чынлап та, кешенең физик мөмкинлеге чикләнү ул талант чикләнү дигән сүз түгел. Андый балаларга да сәләтнең өелеп бирелүен Ренат мисалында күрергә була, - диде «Ракета» яшүсмерләр клубы мөдире Ирина Сираева.
Мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора» дигән сүзләре бар. Ренатны яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бик тырыш, ихтыяр көчле, киң һәм шат күңелле булуын билгеләп үттеләр. Аның ярдәме белән клубның бер проблемасы беткән - хәзер барлык бизәү эшләрен Ренат башкара. Рәсем ясарга башка балаларны да өйрәтә. Бу шөгыленнән тыш әле ул бәйрәмнәргә, маскарадларга киемнәр дә тегә икән. Әкиятләр дә уйлап таба, җырлый да. Яшүсмерләр клубына йөрүче балалар самими күңелле егетне хөрмәт итәләр, якын дуслары итеп күрәләр.
- Фантазиясе зур, һәр нәрсәгә иҗади якын килә. Әтисе дә улына нык теләктәшлек белдерә, кыйммәтле буяулар, пумалалар, мольбертлар ала. Кешенең физик мөмкинлеге чикләнү ул талант чикләнү дигән сүз түгел. Андый балалар тагын да үҗәтрәк, тырышрак була. Моны Ренат мисалында да күрергә була, - дип сөйләде Ирина Владимировна.
Әтисе Роберт белән Италиягә, Мисырга барып кайткач, Ренат алган барлык тәэсирләрен, күргәннәрен рәсемгә төшергән. Бүген аның картиналары шактый тупланган.
Ренат Сәфәрхановның бик зур хыялы да бар. Ул шәһәрдә картиналарыннан күргәзмә оештырырга, иҗат җимешләрен кешеләргә дә күрсәтергә тели. Бәлки әле үзе кебек игелекле кешеләр табылып, аңа бу хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәрләр. Без моңа бик тә өметләнәбез.
РS.Талантлы кешеләр төбәгебездә шактый. Ренатка игътибар итүебез юкка түгел. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә теге яки бу нәрсәне башкару өчен сәламәтлеләргә караганда берничә тапкыр артыграк көч куярга туры килә. Гадәти булмаган язмышка ия булучыларның менә мондый уңышы мөмкинлекләренең барысын да эшкә җигүдә, көчле рухлы булуларында. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса