Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты үзгәреш кичерә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2014 елдан Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтына кабул итү буенча контроль сан бүлеп бирүне гамәлдән чыгару һәм аны сервис, хезмәт күрсәтү көллиятенә үзгәртү турында карар кабул ителгән.

Кичә педагогларның Арчада узган республика киңәшмәсе вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов вуз филиалларының эффектив булмавын әйтте.

Моннан тыш министр Түбән Кама муниципаль районына Түбән Кама мунииципаль институтын үзгәртүне карау турында тәкъдиме белән чыкты. "600 студент булган, аларның да 70%ы читтән торып укучылар букыган вуз югары белем бирү стандартларына туры килми," - дип ассызыклады Энгель Фаттахов.

Шулай ук Казанның Эшмәкәрлек һәм хокук институтына карата да бик күп шикаятьләр керүе әлеге уку йорты эшчәнлеген дә шик астына куя .

Узган уку елында Татарстанда урнашкан дәүләтнеке булмаган вуз филиаллары эшчәнлегенә анализ ясалган. Социаль белем бирү академиясенең Тәтеш, Яшел Үзән, Буа, Арчада урнашкан филиалларына түбән бәя куелган.

Алсу Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250