Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт бүләккә лаек булды

Әлмәтне «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» Бөтенроссия бәйгесе йомгаклары буенча Почетлы диплом белән бүләкләделәр.

Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Муниципаль берәмлекне төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча 2015 елда яхшы эшләгән өчен Почетлы дипломны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» Бөтенроссия бәйгесе 1997 елдан бирле елның-елында уздырылып килә һәм анда иң яхшы башкарма власть муниципаль органнарының эш нәтиҗәләре чагылыш таба. Иң төзек шәһәрләр һәм бистәләрнең, иң яхшы торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсе предприятиеләренең эш тәҗрибәсен гомумиләштерү мәгълүмати-белешмә ресурслары белән алмашуга китерә һәм Россиянең инвестиция-төзелеш тармагы белгечләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыруга булышлык итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса