Әлмәт балалары дини викторинада катнашты
Бүген Диния нәзарәте вәкилләре калабызның 3нче мәктәбендә ислам дине нигезләре буенча викторина үткәрде. Викторина язмача үтте.
Жюри укучыларның эшләрен тикшергәндә балалар өчен телдән викторина үткәрелде, монда алар бөтен сорауларга дөрес җавап ишеттеләр. Иң күп балл җыйган укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 1нче урынны Сухроб Сираҗетдинов алды. Алия Хәсәншина 2, Салават Вәлиев 3 нче урын алды.
Чарада барлыгы 100 бала катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа