Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балалар бакчасындагы хәл бөтен Татарстанны шаккатырды

Әти-әниләр "Халык контроле"нә шикаять язган.

"Солнышко" балалар бакчасында тәртипсезлек. Антисанитария! Канализация тыгылган, мөдир вазифаларын башкаручының монда гаме юк!" дип язылган мөрәҗәгатьтә. Моннан тыш, яктырткычларның тиешле дәрәҗәдә яктыртмавы, янгын куркынычсызлыгы сакланмавы да әйтелгән хатта. Хәтта кайнар суны кайнаткыч белән җылытулары хакында да язылган биредә.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, Кәләй балалар бакчасында эш алып барыла. Узган ел анда ремонт уздырылган. Әлегә балалар бакчасына мөдир билгеләнмәгән, әмма анда барлык эшләрне дә шәфкать туташы күзәтеп тора.

Мөрәҗәгать башкарма комитетка юлланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса