Өлкәннәрне компьютер курсларына чакыралар
Әлмәт шәһәре һәм районының пенсия фонды "Пенсионерлар берлеге" белән берлектә пенсия яшендә булганнарны компьютерда эшләү асылына төшенергә чакыра.
Теләге булганнар шулай ук психология нигезләренә дә өйрәнә ала. Укулар бушлай. Әгәр дә буш вакытларын Интернет челтәре аша кызыклы итеп уздырырга телисез икән, курсларга рәхим итегез!
Белешмә өчен телефон: 32-17-52.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа