Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр көне белән 109 нчы яшенә чыккан Кадерниса әбине котладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан район җитәкчеләре төбәктә генә түгел, республикада иң өлкән кешеләрнең берсе - 108 яшьлек Кадерниса Шәфыйгуллинаны котлады.

Ак әби Бөтендөнья сугышының икесен дә, октябрь инкыйлабын, гражданнар сугышын, яңа икътисадий сәясәт, коллективлаштыру белән вәзгыятьне, ачлык, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, СССР таркалу кебек илнең тарихи вакыйгаларын күргән кеше.

Кечкенәдән ятим калып, балалар йортларында тәрбияләнгән, байларда асрау булып торган, ире фин сугышына киткәндә яшьтә бер айлык бала белән калган, балаларын (икенче ире белән дә бик аз яшәп кала, анысы гүр иясе булганда кулында 1 яшьлек улы кала) берүзе аякка бастырган Кадерниса әби ул. Бүген олы кызы тәрбиясендә. Мөхтәрәм яшьтә булса да хәтере ачык, якыннарын, күршеләрен кайгртып яши ул

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса