Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лифтларга яңа сулыш "өрелә"

2017 елда Россиядә 18 мең лифт алыштырылачак, шуларның 5 меңе - ашыгыч рәвештә, ягъни тизләтелгән алыштыру контракты нигезендә башкарылачак. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин җиткерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

- Бу эш йортлардагы меңләгән кешенең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үткән Степашин.


Сүз күп фатирлы йортларда яшәүче ярты миллион халыкның яңа лифтлардан файдаланачагы турында бара. Йортчыларга лифт алыштырган өчен түләргә кирәкми. Тизләтелгән алыштыру буенча кредит проекты фатир хуҗаларыннан өстәмә финанс чыгымнары сорамый.

Проектта бары 23 төбәк катнаша. Лифтлар алыштыруга бюджеттан тыш 30 млрд сум акча тоту ниятләнелә. Чагыштыру өчен, 2016 елда - 12,5 мең, 2015 елда 9,5 мең лифт алыштырылган.
Россиядә барлыгы 440 мең лифт бар. 130 меңе инде үз вазифаларын башкарган һәм алыштыруны көтә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса