Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Үлемсез полк" йөрешендә катнаш!

РФ Президенты Владимир Путин 9 май көнендә, узган еллардагы кебек үк, бөтен дөнья буенча бик күп кешеләрнең бабаларыбыз истәлегенә "Үлемсез полк" та катнашачагына ышанычын белдерде. Бу турыда РИА «Новости» яза.

«9 майга кадәр өч атнадан азрак вакыт калып бара. Ышанам ки, Россия, шулай ук чит ил шәһәрләре урамына янә бик күп кешеләр чыгып, "Үлемсез полк" сафларына кушылыр», - дигән президент.

"Бер ел элек бу тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч акция 50 илне иңләгән иде», - дип белдерә Путин илнең «Җиңү" оештыру комитеты утырышында.

Искәртеп үтәбез, "Үлемсез полк" акциясе Җиңү көнендә үткәрелә. Анда катнашучылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, урам буйлап үтәләр. Беренче мәртәбә «Үлемсез полк» чарасы Томск шәһәрендә уза. 2015 елда «Үлемсез полк» парадында бөтен Россия буенча якынча 12 млн. кеше катнашкан. Шуннан соң «Россия Үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте булдырылган.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса