Күзен дә ачып өлгермәгән бәләкәчне үлемнән коткарган
Яңгырлы төннәрнең берсендә урта яшьләрдәге ир-ат ишегалды ягыннан газапланып кычкырган тавышлар ишетә.
Битараф кала алмыйча ул тавыш буенча бара һәм түбәдән койган көчле яңгыр астында ярдәм сораучы кечкенә песи баласына тап була. Кешеләрнең таш йөрәкле булулары аның җанына тия. Ир-ат бәләкәчне тиз арада йортына алып кереп, шприц ярдәмендә ашата, төне буе тәрбияли. Нәтиҗәдә, ул песи баласына бик ияләшә һәм аны үзендә калдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа