Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырымга бердәм билет белән бара башладылар

Узган елдагыча, быел да бердәм билет белән Керчь, Симферополь, Севастополь, Феодосия, Судак, Евпатория һәм Ялта шәһәрләренә барып булачак, дип хәбәр итә Российская газета.

Бердәм транспорт дирекциясе (ЕТД) 30 апрельдән Кырымга бару һәм кире кайтуга бердәм билет белән пассажирлар ташуны яңартты. Бу хакта дирекциянең матбугат хезмәте хәбәр итә. "Бердәм транспорт дирекциясе 30 апрельдән Кырымга бару һәм кире кайтуга бердәм билет белән туры һәм катнаш элемтәләрдә тимер юл, автомобиль һәм диңгез транспортында пассажирлар ташуны яңартты", - диелгән хәбәрдә. Дирекция мәгълүматлары буенча, май бәйрәмнәре чорында бердәм билет белән пассажирлар ташу өч тапкыр артачак. 1 - 9 май көннәрендә 2737 ләп пассажирга хезмәт күрсәтеләчк.

tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса