Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курорт җыемын кертергә җыеналар

Хөкүмәт Дәүләт Думасына курорт җыемы турындагы канун проектын керткән. 2018 елдан, эксперимент рәвешендә, курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен җыем алырга ниятлиләр. Салымны Кырым, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләренә шифаханәләр һәм кунакханәләрдә ял итәргә баручылар түләячәк.

Аннан аны Россиянең башка төбәкләренә дә кертү уйланыла. Курорт җыемы күләме төбәк хакимияте тарафыннан 100 сум күләме чамасында билгеләнеп, сезонга карап үзгәрергә дә мөмкин. Ул түләүченең объектта булу вакытына, курортның дәрәҗәсенә бәйле булачак. Канун проектыннан аңлашылганча, салым курорт инфраструктурасын үстерү өчен тотылачак.

Рамил МИФТАХОВ, Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты:

- Курорт салымын кертүне мин хуплыйм. Әгәр дә ул чынлап та курорт инфраструктурасын үстерүгә китсә, әлбәттә. 100 сум зур сумма түгел. Минемчә, ял итәргә баручыны бу сумма куркытмаячак. Чит илләрдә дә бар мондый практика. Гарәп әмирлегендә бер көнгә салым - 4-5 доллар. Европа илләрендә - 5 евро. Түлибез бит, аңа карап кына чит илгә йөрүне туктатмыйбыз. Без үзебездән салым алуларын хәтта белмәскә дә мөмкинбез. Курорт салымын бары тик кунакханә һәм шифаханәләрдә яшәүчеләр генә түләячәк. Йорт, бүлмә арендалап торучыларга бу кагылмый. Льготага ия булучылар - балалар, инвалидлар, ветераннар, укырга яки эшкә килеп курорт территориясендә тукталучыларга да түләү каралмаган. Борчылырлык урын юк.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса