Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрше шәһәрдә алтын урлаучы ханымны тотканнар

Гомер буе тыныч кына гомер иткән кешеләрнең көтмәгәндә сәер адым ясавы гаҗәпләндерә.

Чаллы шәһәрендә дә гадәттән тыш хәл күзәтелә. Кыен һәм шактый озын булып тоелган эш вакыты тәмамлангач, 50 яшьләр тирәсендәге ханым арып-талып йортына юнәлә. Подъездга килеп җиттем дигәч кенә каяндыр олы яшьтәге ханым килеп чыга һәм аның муенындагы алтын чылбырын йолкып алып, качарга керешә. Тик зыян күргән ханым югалып калмый, аны куып җитә һәм туктата. Бу хәлне якын тирәдә вазифасын үтәп йөргән полиция хезмәткәре күреп алып, карак ханымны тоткарлый.
Ул үзенең гаҗәп адымын түбәндәге сүзләр белән аклый:
- Минем беркайчан да әйбер урлау белән шөгыльләнергә уемда булмады. Шушы алтын чылбырны күргәч, башымны томан биләп алды һәм бу хәзинәгә ия буласы килү теләген җиңә алмадым, - ди ул.
Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса