Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрше егетенә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

Наркоконтроль хезмәткәрләре Бөгелмәдә яшәүче 19 яшьлек егеттән тарта торган 3,5 мең дозадан артык катнашма тапканнар.

Егет спайсны әбисе белән яшәгән фатирында саклаган. Тарта торган катнашма салынган ике гәзит төргәгенең берсе өстәл астында, икенчесе аның бүлмәсендәге диван артында сакланган. Егет язмышын тимер юл белән бәйләргә теләп, техникумга машинистлыкка укырга кергән булган. Ул күптәннән наркотик кулланганын, аны башка шәһәрләрдән сатып алганын сөйләгән. Әгәр аның наркоман икәнлеге расланса, ул профилактика исәбенә куелачак һәм белгечлеге буенча эшли алмаячак, дип хәбәр итә УФСКНның матбугат хезмәте. Гаебе судта дәлилләнгән очракта, наркотик саклаган өчен егетне 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса